Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Президиум утырышы узды. Әлеге чарада ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, имам-мөхтәсибләр һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты. Президиум әгъзалары республикабыз имамнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар, исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау һәм дини экстремизм күренешләрен булдырмый калу мәсьәләләрен карадылар. Утырышта катнашучылар чыгыш һәм тәкъдимнәрне игътибар үзәгенә алдылар һәм эшчәнлекнең әлеге юнәлешләре буенча эшне көчәйтүнең кирәклеген ассызыкладылар.
Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә Президиум утырышы үтте
03 апрель 2018 ел 13:33
Соңгы яңалыклар
Мөфти Рәсүлев укуларында: “Мөхәммәд ﷺ моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелеккә урын юк, дип игълан итә”
04 июль 2025 ел 11:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




