Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 1 нче көнендә (24 августта), Кукмара мөхтәсибәтендә “IX Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул Татарстанда Мәүлид ае кысаладарында уза торган чараларны башлап җибәрде.
Чарага Татарстан казыйлары, аксакаллары, имам-мөхтәсибләре, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук җирле мөселманнар – 300 дән артык кеше җыелды. Мәртәбәле кунаклар һәм конференциядә катнашучылар арасында җитәкчеләр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары бар иде.
Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге әлеге мөһим чарада шушы бөек айның башлануын һәм һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тууына 1500 ел тулуны билгеләп үтте.
Татарстанда беренче Мәүлидне үткәрү урыны итеп Мәчкәрә авылы юкка гына сайлап алынмады: катнашучылар авылның Беренче Җәмигъ мәчетенә җыелды. Мәчет реставрациядән соң Рәис катнашында Корбан бәйрәмендә ачылды. Ул Татарстанда 1791-1793 елларда кирпечтән салынган иң борынгы авыл мәчетләренең берсе булып тора.
IX Мәчкәрә укуларында фикер алышуга чыгарылган төп көнүзәк “Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең рухи мирасы – бәхеткә юл” дип атала.
Конференция катнашучылар, утырыш башланыр алдыннан, Мәчкәрә авылы зиратында булып, биредә җирләнгән галимнәр һәм татар халкының күренекле шәхесләре рухына дога кылды. Зиратның якынча мәйданы 3 гектарны тәшкил итә, анда дин әһелләре, галимнәр, хәйриячеләр, имамнар һәм башка танылган шәхесләр җирләнгән... Авыл имамы, Кукмара мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов Мәчкәрә мәчете һәм җирле тарихи зиратны саклап калуга зур өлеш кертте.
Күкшел авылы мәдәният йортында узган конференциянең пленар өлешендә сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова һәм башкалар чыгыш ясады.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, җыенда катнашучыларны сәламләп, быел Мәүлиднең һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле булуын искәртте. Ул үз чыгышында Мәүлиднең фазыйләтләре, аны үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте:
– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. “Әнбия” сүрәсендә: “Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек”, - диелә. Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатланырга тиеш була.
Мәүлидкә каршы булучыларга Мөфти башка аргументлар да китерде. Шулай итеп, ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ оныклары Хәсән белән Хөсәен туу хөрмәтенә корбан чалдырганлыгы, шулай итеп, оныклары туганга шатланганлыгы турында сөйләде.
– Гаиләдә бала тугач, шатлыгыбызны уртаклашып, туганнарыбызны, күршеләребезне чакырабыз, – диде Камил хәзрәт. Ә Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүенә шулай шатлану ярамасмы? Кемдер Пәйгамбәребез ﷺ үз туган көнен үткәрмәгән дип әйтә. Әмма Бохари һәм Мөслим җыентыкларында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен ураза тота торган булган дип әйтелә. Сәбәпләре турында сорау биргәч, чөнки дүшәмбе – ул минем туган көнем дигән. Димәк, ул бу көнне, елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән.
Алга таба Мөфти хәтта Пәйгамбәрнең ﷺ абыйсы Әбу Ләхәбнең Җәһәннәмдә дүшәмбе саен газабы җиңеләйтеләчәге хакында искәртте. Чөнки ул үз вакытында Мөхәммәднең ﷺ тууына шатланган, аңа бу хәбәрне китергән Сүвәйбәне азат иткән һәм корбан чалдырган. Бер динсезнең дә, Пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ тууына шатланып, Мәүлидтән файда күргәч, мөселманнарга Мәүлиднең нинди зыяны турында сөйләп була?
Мөфти хәзрәт, чыгышын тәмамлап, җыенда катнашучыларны 29 августта Казанда узачак Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәменә чакырды. Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗ һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак.
Алга таба IX Мәчкәрә укуларында төрле темалар, шул исәптән Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ бөек мирасын өйрәнүнең актуаль аспектлары, Сөннәтне тарату, яшь буынны ислам рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнеп, шулай ук ислам рухында тәрбияләү белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр каралды. Спикерлар шулай ук татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә, Мәчкәрә авылы һәм мәчете тарихын, шулай ук борынгы Мәчкәрә зиратындагы кабер ташларын тикшерүгә кагылышлы карашлары белән уртаклашты. Танылган галимнәр һәм тарихчылар чыгыш ясады: алар арасында ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров бар.
Конференциядә катнашучылар төрле басмалар, шул исәптән «VII Мәчкәрә укулары» дигән мәкаләләр җыентыгы һәм Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы Беренче Җәмигъ мәчетен реставрацияләү һәм ачу кысаларында чыгарылган «Ишмән иле мəшһүр Мəчкəрə» исемле китап белән дә таныштылар.
Конференциядән соң Мәчкәрә авылындагы Беренче Җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби уздырылды: хәзрәтләр вәгазьләр сөйләде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺкә атап нәшидләр әйтте. Аннары өйлә намазы укылды һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, шулай ук Ватан иминлеге өчен дога кылынды.