19 майда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә беренче тапкыр ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чара Татарстан Республикасының “Бергә булдырабыз” проектлары кысаларында узды. Кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа сөендерде: мәчет буйлап экскурсия үткәрделәр, мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, яулык бәйләү, сыерчык оясы һәм мехенди ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, толерантлык һәм мөселманнарның бердәмлеге темасына вәгазь укыдылар. Ачык ишекләр көнен мәчеткә йөрүчеләр белән бергә үткәрелгән хәйрия кичке ашы (ифтар) төгәлләде.
Бөгелмә мәчетендә ачык ишекләр көне узды
20 май 2018 ел 11:08
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт «Казан» Халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов белән очрашты
14 гыйнвар 2026 ел 16:57
Казанда AAOIFIның БДБ илләрендәге ислам финансларын үстерү буенча беренче Вәкиллекле үзәге ачылды
26 декабрь 2025 ел 18:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы









