Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Рамазан ае дәвамында Казан мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә социаль ифтарлар үткәрә. Авыз ачу мәҗлесләрендә гомуми катнашучыларның саны 3000 кешегә җитәр дип күзаллана. Ифтарлар “Борнай”, “Миргазиян”, “Гаилә”, “Кабан арты”, “Ярдәм”, “Тынычлык” мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында узачак.
Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала. Мәҗлесләрне үткәрү өчен сәдакаларны күчерү буенча 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин.“Рамазан – изге гамәлләр ае”: “Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә
21 май 2018 ел 13:12

Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт “Кол Шәриф” мәчетендә Кытайның дәүләт эшлеклесен кабул итте
19 сентябрь 2025 ел 17:00

Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты буенча комитеты - Дубайда PLME 2025 күргәзмәсендә
18 сентябрь 2025 ел 16:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы