Татарстан Диния Нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты Габдрахман Карабашиның "Китәбүт-тәҗвид" хезмәтен бастырды.
Тәүге тапкыр әлеге китап ХХ йөз башында дөнья күреп, күп кенә төрки халыклар арасында таралган булган.
"Китәбүт-тәҗвид"тә кыскача тәҗвид (Изге Коръәнне уку кагыйдәләре) аңлатыла, авазларның мәхраҗлары, ягъни дөрес укылышы, әйтелү урыннары тасвирлана.
Китапка гарәп имләсендә Казан шәһәрендә 1906 елда бастырылган текст нөсхәсе һәм аның хәзерге әдәби татар теленә тәрҗемәсе кергән.
"Хозур" нәшрият йорты Габдрахман Карабашиның "Китәбүт-тәҗвид" хезмәтен бастырды
14 июнь 2018 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 200 дән артык кеше намазга басты
15 март 2025 ел 18:04
13нче Республикакүләм ифтарда “Рубин” җанатар картасын рәсмиләштерергә мөмкин булачак
14 март 2025 ел 13:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


