Бүгенге көндә хаҗ сезоны башланганнан бирле Согуд Гарәбстанына 800гә якын татарстанлы килеп җитте. Алар барысы да кунакханәләргә урнаштылар һәм кече хаҗ – ихрамга керергә, гомрә үтәргә керештеләр. Бу – кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 300 хаҗи юлда бара. 2018 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. Иң зур делегация 247 кешелек 5 төркем Казаннан 11 августта 05.00 сәгатьтә Казан – Мәдинә туры рейсы белән очып китәчәк. Соңгы төркем Согуд Гарәбстанына 15 августта китәчәк.
Мәккәгә Татарстаннан 800гә якын хаҗи килеп җитте, тагын 300-е – юлда
08 август 2018 ел 17:18
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
15 гыйнвар 2026 ел 15:48
Мөфти Камил хәзрәт РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты
14 гыйнвар 2026 ел 18:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы









