Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәдәниятләр бизәкләре» V Республикакүләм этноконфессиональ фестивалендә булды. Биредә республикабызның дини оешмалары һәм милли иҗтимагый берләшмә вәкилләре әзерләгән чатырлар тәкъдим ителде. Фестиваль кысаларында үз экспозициясе белән шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә катнашты. Мөфтият экспозициясенең концепциясе «Дин – мәдәният өлеше» темасын ачып салды һәм берничә өлештән торды: Татарстанда татар милли һәм ислам нәшрияты һәм вакытлы матбугаты, шулай ук татар милли һөнәрчелек сәнгате үсеше, шәмаилләр ясау һәм тегү, күн мозаикасы буенча мастер-класслар. Шулай итеп, катнашучыларга экспозиция бүгенге көндәге Татарстанда торгызылучы традицион татар һөнәрчелеген, татарлар арасында таралган мөселман декоратив сәнгате – шәмаилләрне һәм мөселман нәшрияты эшчәнлегенең үсеш дәрәҗәсен күрсәтте.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте күргәзмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Ул экспозиция белән танышты һәм аны оештыручылар белән аралашты. Шулай ук мөфтият күргәзмәсендә мактаулы кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм башка рәсми затлар бар иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылды.
«Мәдәният бизәкләре»: мөфтият экспозициясен ТР Президенты карады
30 август 2018 ел 16:03

Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе һәм Мөфти Усад авылында яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды
01 октябрь 2025 ел 12:44

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
01 октябрь 2025 ел 10:37

Теләче мөхтәсибәте мөселманнары Казандагы мохтаҗларга 10 тонна гошер тапшырды
01 октябрь 2025 ел 09:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы