Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә республика мөхтәсибәтләренең финанс хезмәтләре өчен киңәшмә уза. Җирле мөселман оешмаларында бухгалтерлык исәп-хисабы өчен җаваплы затлар финанс хисабы һәм кадрларны эш кәгазьләре белән эшләргә өйрәтү буенча һөнәри курсларда катнашалар. Курслар кысаларында финанс исәп-хисабы, аванс исәп-хисабы, хезмәт хакы түләү, финанс өлкәсендәге хата-кимчелекләргә штрафлар, шулай ук хезмәт шартларын тәэмин итү өлкәсендә законга кертелгән үзгәрешләр буенча тулы аңлатмалар алалар.
Нәзарәттә мөхтәсибәтләрнең финанс хезмәтләре өчен киңәшмә бара
12 февраль 2019 ел 13:22
Соңгы яңалыклар

Мөфти - гает вәгазендә: «Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау»
30 март 2025 ел 11:09

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве
30 март 2025 ел 05:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы