Бүген Мамадышта Sanny-fest дип исемләнгән 4нче Халыкара иҗади чаналар фестивале узды. Чарада Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан 39 команда катнашты. Алар арасында Түбән Каманың Җәмигъ мәчете командасы да бар иде. Ул фестивальне оештыручыларына хәрби очкыч рәвешендәге чана тәкъдим итте һәм аны Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышлады. Оештыручылар аны һәм Нәзарәтнең Түбән Кама мөхтәсибәтен абсолют җиңүче дип бәяләде һәм Гран-при тапшырды.
Мамадыштагы Халыкара иҗади чаналар фестивалендә Түбән Кама мөхтәсибәте җиңде
08 февраль 2020 ел 18:57
Соңгы яңалыклар
Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча V Олимпиада узачак
09 апрель 2025 ел 11:21
РИИда мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак
09 апрель 2025 ел 10:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы








