Бүген, шәүвәл аеның 13 нче көнендә (25 нче май), Кол Шәриф мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе"нең Хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов кул куйды. Тарихи документ аерым юнәлешләрдә уртак һәм килешенгән рәвештә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота. Алар - Ислам фәнен һәм мәгарифен үстерү, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзү һәм аларны төзекләндерү, ислам дисциплиналары мөгаллимнәренә һәм хәзрәтләргә ярдәм итү, шулай ук "Авылларга ярдәм" проектын тормышка ашыру.
Татарстан мөфтие һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты хезмәттәшлек турында килешүне имзалады
25 май 2021 ел 17:43
Соңгы яңалыклар
“Ислам. Беренче адымнар”ның 16 нчысы тәмам: 20-85 яшьтәге 150 кеше намазга басты
29 ноябрь 2025 ел 16:12
Мөфти ТР Рәисенең Оман дәүләтенең Дин эшләре һәм вакыфлар министры белән очрашуында катнашты
28 ноябрь 2025 ел 18:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






