Бүген, сафәр аеның 24нче көнендә (1нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Камил хәзрәт эшлекле очрашуны күптән түгел вафат булган Үзбәкстан Республикасының күренекле дин эшлеклесе, мөфти Усмонхон Алимов хакында истәлекләр белән бүлешүдән башлады, аның арабыздан китүен зур югалту дип бәяләде. Консул үз чиратында эшлекле багланышларны дәвам иттерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде һәм Камил хәзрәтне Үзбәкстан мөфтиен сайлау чараларында шәрәфле кунак буларак катнашу мөмкинлеген каравын сорады. Очрашу истәлеге итеп ул мөфтигә Үзбәкстан халыкара ислам академиясе нәшер иткән истәлекле басманы бүләк итте. Әлеге басма тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган.
Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты
01 октябрь 2021 ел 15:47
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт “Каһарманнар елы”на нәтиҗәләр ясады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, актив имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт белдерде
19 ноябрь 2025 ел 13:51
Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарның бердәмлеге турында: “Тәлгать хәзрәт бөтен гомерен өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады”
18 ноябрь 2025 ел 15:03
Чаллыда Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XVI Россиякүләм турнир узды
15 ноябрь 2025 ел 18:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






