Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Хөкүмәтенең Мәдәният, туризм һәм милли сәясәт департаменты вәкилләре Александр Калабанов, Алексей Зенько һәм Евгений Сиренький белән очрашуы булды. Кунаклар Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантаналарында катнашу өчен Казанга килделәр. Әңгәмә барышында мөфти аларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең юбилей кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлары, бәйрәм көннәрендәге төп чаралар программасы турында сөйләде һәм Коръән белеме, Ислам мәгарифе, нәширлек, хәйрия өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Федераль хөкүмәт вәкилләре Казаннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм зур тарихи датаны бәйрәм итү уңаеннан үзләренең теләкләрен җиткерде. Мөфти хәзрәт кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Нәзарәткә Россия Хөкүмәтеннән кунаклар килде
19 май 2022 ел 13:52
Соңгы яңалыклар
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре РКХ каршындагы госпитальгә МХОда яраланган сугышчылар янына барды
03 октябрь 2025 ел 10:33
Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак
02 октябрь 2025 ел 09:07
Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара багланышларны киңәйтә
01 октябрь 2025 ел 17:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



