Казанда ислам уку йортлары студентлары арасында үткән Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр

13 ноябрь 2025 ел 17:52
Казанда ислам уку йортлары студентлары арасында үткән Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 22нче көнендә (13нче ноябрьдә), IT-паркта Ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча үткәрелгән Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада 12нче ноябрь көнне Россия ислам институты бинасында үткәрелде.

Олимпиадада дөньяның 11 иленнән: Россия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Иран, Һиндстан, Төркия, Малайзия, Индонезия һәм Пакьстаннан студентлар катнашты. Россия катнашучылары Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария һәм Мәскәү югары мөселман уку йортларыннан җыелды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов олимпиадада катнашучыларга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм белемгә омтылуның мөһимлеге хакында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул: “Бүген бу залга өммәтебезнең иң яхшы яшьләре җыелды. Һәм сез яшьлегегезне белем юлында үткәреп дөрес эшлисез. Әйе, мөселман кешесе, нинди яшьтә булуына карамастан, гомеренең ахырына кадәр белем алырга тиеш. Ләкин яшь чакта уку ташка язу кебек, ул беркайчан да онытылмаячак”.

Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, берничә ел рәттән Олимпиада халыкара форматта уздырыла. “Безнең өчен төрле илләрдәге студентларның ничек укуларын күзәтү бик мөһим. Иң әүвәл Олимпиадада БДБ илләре студентлары катнашты, ә узган ел аларга Төркия, Иран һәм Һиндстан кушылды. Быел катнашучыларга Малайзия, Индонезия һәм Пакьстан өстәлде, һәм, ин шә Аллаһ, без катнашучылар географиясен алга таба да киңәйтергә ниятлибез”, – дип билгеләп узды ул.

Рәфикъ хәзрәт шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләде, Россия мөселманнарының тарихына һәм гореф-гадәтләренә, шулай ук белемгә омтылышларына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, безнең студентлар бу күп гасырлык традицияләрне уңышлы дәвам итә. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 65 мөселман уку йорты эшли, шул исәптән 15 ислам югары уку йорты бар – анда 10 меңнән артык студент белем ала.

Олимпиада йомгаклары буенча “Гарәп теле” номинациясендә беренче урынны “Нур-Мөбарәк” ислам мәдәнияте университетыннан (Казахстан) Габдрахман Нурәхмәд алды. Икенче урын Дагыстан гуманитар институтыннан (Россия) Габделхәмидов Магомедка бирелде. Өченче урынны Үзбәкстан Халыкара ислам академиясеннән Җаббарова Мәдинә яулады.

“Ислам нигезләре” номинациясендә беренче урын шәех Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан Ислам университетыннан (Россия) Мейриев Алига бирелде. Икенче урынны Имам әл-Әшгарый исемендәге Ислам университетыннан (Россия) Шахбанов Габделгани алды. Өченче урында – Кунта-Хаҗи исемендәге Россия Ислам университетыннан Сайдаев Әюб (Россия).

“Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)” номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Матин Абдул (Әл-Мәдинә университеты, Пакьстан), икенче урынны Рахмонов Абдурахмон (Казан ислам университеты), өченче урынны Кабдулуахит Ислам (“Нур-Мөбарәк” Ислам мәдәнияте университеты, Казахстан) алды.

“Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе)” номинациясендә җиңүчеләр: беренче урында – Газимагомедов Мәхмүд (шәех Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан ислам университеты, Россия), икенче урында – Хангереев Мөхәммәд (Дагыстан гуманитар институты, Россия), өченче урында – Җәхбаров Ислам (имам әл-Әшгарый исемендәге Ислам университеты, Россия).

Олимпиада йомгаклары буенча, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның махсус бүләгенә Россия ислам институтыннан Ләйлә Низамова лаек булды. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы