22нче сентябрь көнне Мөслимнең “Курай” паркында беренче сыйныф укучылары өчен “Гыйлем бәйрәме” узды. Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда икенче тапкыр уза. Балаларны Мөслим районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бадретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары һәм “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элек мәктәп укучылары кулланган уку әсбапларыннан торган экспозиция алып килгән. Балалар китапханәсе оештырган яшел фотозонада балалар истәлеккә фотога төште. “Аргамак” спорт мәктәбеннән килгән понида кызлар аеруча яратып йөрде. Мөхтәсибәт рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы балалар өчен шөгыльләр оештырды. Асфальтка да, кәгазьгә дә рәсем ясарга бик яраталар балалар. Аларның кулларыннан акбур, кайчы, төсле карандашлар төшмәде. Бәйрәм азагында бар килгән 120ләп балага бүләкләр тапшырылды.
Мөслимдә "Гыйлем бәйрәме" узды
23 сентябрь 2022 ел 14:20

Соңгы яңалыклар

Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак
02 октябрь 2025 ел 09:07

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара багланышларны киңәйтә
01 октябрь 2025 ел 17:26

Татарстан Рәисе һәм Мөфти Усад авылында яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды
01 октябрь 2025 ел 12:44

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
01 октябрь 2025 ел 10:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы