Шушы көннәрдә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Мөхтәсибәтләр аларны традицион рәвештә парк территорияләрендә һәм мәчетләр янында үткәрә. Кунаклар өчен конкурслар, викториналар, эстафеталар, батутлар, милли уеннар һәм спорт ярышлары, мәдәни программа, шулай ук тәмле пылау, коймак, тәм-томнар һәм чәй әзерләнгән. Моннан тыш, сәүдә нокталары да эшли – анда хәләл товарларны кулай бәядән сатып алырга мөмкин. Сезнең игътибарыгызга кичә Казанның Иске Татар бистәсендә узган “Корбан Фест” бәйрәменнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Казанда “Корбан Фест” бәйрәменнән фоторепортаж
29 июнь 2023 ел 09:50

Соңгы яңалыклар

Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды
07 май 2025 ел 11:08

KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк һәм «2030: хәләл индустрия стратегиясе» сессиясе узачак
06 май 2025 ел 16:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы