Раҗәб аеның 23нче көнендә Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чаңгы ярышына Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Лаеш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Теләче һ.б. районнарыннан 30дан артык спортчы килде. Әйтергә кирәк, ярышка бары биш вакыт намаз укучы мөселманнар гына кертелде.
Татарстан мөселман чаңгычылары арасында Лаеш мөхтәсибәте төркеме беренчелекне яулады. Икенче урында теләчелеләр, өченчедә бөгелмәлеләр булды. Егетләр үзләренең шәхси мөмкинлекләрен гомуми зачетта да сынады. Лаешлылар анда да беренчелекне бирмәде.
Ике ел рәттән үткәрелгән әлеге ярыш елдан-ел колачлырак уза. Төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар бер-берсе белән аралашып, үзара таныша, хәзрәтләрдән күркәм нәсыйхәтләр ала.
Татарстан мөселманнары арасында республикакүләм чаңгы ярышы узды
04 февраль 2024 ел 19:08

Соңгы яңалыклар

Федерация Советында хаҗ оештыру буенча киңәшмә узды. Нәзарәт өчен квота үзгәрешсез калды - 1800 квота бирелде
30 гыйнвар 2025 ел 19:30

Мөфти Патриарх җитәкчелегендәге XIII Раштуа парламент очрашулары пленар утырышында катнашты
30 гыйнвар 2025 ел 13:14

Камил хәзрәт Мәскәүдә динара рухи-агарту үзәге составындагы мәчет төзелеше урынын карады
29 гыйнвар 2025 ел 11:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы