Мөфти ТР Гарантия фонды директорына яңа «ДАМАН» финанс продуктының рөхсәт ителгәнлеге турындагы Карарны тапшырды

16 февраль 2024 ел 14:14
Мөфти ТР Гарантия фонды директорына яңа «ДАМАН» финанс продуктының рөхсәт ителгәнлеге турындагы Карарны тапшырды

Бүген, Шәгъбан аеның 6 нчы көнендә (16 февраль), Казанда Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе һәм Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитетының берләштерелгән күчмә утырышы узды.

Бу чара кысаларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерцияле булмаган оешма директоры Рөстәм Мөхәммәтшинга поручительлек буенча «ДАМАН» яңа финанс продуктының ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан рөхсәт ителгәнлеге турындагы Карарын тапшырды. Документ Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тапшырылды.

Чарада шулай ук Мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

Яңа финанс продукты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде. Әлеге продукт белән танышып, тәкъдим ителгән документлар пакетын өйрәнгәннән соң, бу продукт ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылды.

Фотосурәт: ТР Рәисе матбугат хезмәте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:26
Кояш чыга
7:42
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
13:30
Ахшам намазы
15:20
Ястү намазы
17:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100