Мөфти Рәиснең Принц Түрки Әл Фәйсал белән очрашуында катнашты

04 июнь 2024 ел 08:05
Мөфти Рәиснең Принц Түрки Әл Фәйсал белән очрашуында катнашты

3 июньдә (Зөлкәгъдә аеның 26 нчы көнендә) Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Король Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Принц Түрки Әл Фәйсал белән очрашты. Җыелышта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Түрки Әл Фәйсал халыкара вәзгыять һәм Россия белән Согуд Гарәбстаны арасындагы дәүләтара партнерлык мөнәсәбәтләр турында фикер алышты. Рәис кунакка «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге, «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Татарстан икътисады, Ислам өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде.

Рәис шулай ук бүгенге көндә Россиядә 20 миллионга якын мөселман яшәвен искәртте. Шуңа күрә Татарстанда хәләл индустрияне үстерүгә игътибар бирелә. Шул исәптән, хәләл туклану, хәләл туризм, хәләл медицина өлкәсендә дә. Ул Принцка бүгенге көндә республикада 1500 дән артык мәчет эшләвен хәбәр итте. Шул ук вакытта Татарстанның барлык дин вәкилләре өчен яшәү урыны булуын, төбәктә – милләтара тынычлык, динара татулык хөкем сөрүен, моның алга таба үсеш өчен төп нигез булып торуын ассызыклады. Рөстәм Нургали улы кунакка сәфәре өчен рәхмәт белдерде һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү омтылышы булуын ышандырды.

Король Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Галиҗанәп Әмир Принц Түрки Әл Фәйсал Казанга үзе белән гаиләсен, шулай ук Ислам тикшеренүләре үзәге делегациясен алып килүен хәбәр итте. Ул Татарстандагы җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100