Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйдәр Нуриев белән очрашты

02 июль 2024 ел 11:44
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйдәр Нуриев белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 26нчы көнендә (2нче июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйдәр Нуриев белән очрашу үткәрде. Чаллыдан килгән хөрмәтле кунак хәзрәткә үзенең хәрби тәҗрибәсе һәм яралануы турында сөйләде, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен имамнар әзерләү һәм сугышчыларның дини белемнәрен арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, ул Мөфтигә ислам нигезләре буенча башлангыч дини белем алу теләге булу хакында җиткерде һәм әлеге мәсьәлә буенча киңәшләр сорады. Камил хәзрәт Татарстандагы мөмкинлекләр турында сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең онлайн-мәдрәсәсе белән таныштырды, мәчет каршындагы курсларда һәм мәдрәсәдә читтән торып уку мөмкинлеге хакында сөйләде, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керергә чакырды.

Шулай ук Мөфти хәзрәт кунакка бронежилет, догалык китаплары бүләк итте.

Мөфти Камил хәзрәт, сугышчыларны Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортының дини әдәбияты белән тәэмин итү белән беррәттән, җаваплы затлар алдында мөселман дин әһелләрен әзерләүне оештыру буенча бурычлар куйды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:41
Кояш чыга
4:26
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100