Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде

05 август 2024 ел 14:32
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә.

Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Акциядә 2 юл белән катнашырга мөмкин:

1. Турыдан-туры сайт аша (тиз түләү хезмәте) 

3. Исәп-хисап счетына акча күчереп:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322

Акчаны күчергәндә «Помоги собраться в школу» дип күрсәтергә.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100