Әлмәттә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтте

12 гыйнвар 2025 ел 18:24
Әлмәттә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтте

Раҗәб аеның 12нче көнендә (12нче гыйнварда), Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узды. Мондый беренче чара Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырылды.

Фестивальдә Татарстанның һәм Россиянең алты нәшрияты катнашты. Фестивальдә иң зур экспозицияләрнең берсе һәм китап ярминкәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан тәкъдим ителде: биредә соңгы 11 ел эчендә татар, рус һәм гарәп телләрендә нәшер ителгән дини, фәнни-популяр һәм балалар өчен басмалар бар иде.

Ислам китабы фестивалендә булучылар шулай ук Брайль системасы буенча бастырылган Татарстан мөфтиятенең Коръән тәфсирен («Калям Шариф. Перевод смыслов») күрә алды.

Төп чаралардан тыш, балалар өчен мавыктыргыч мастер-класслар да үткәрелде.

Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы