Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

06 февраль 2026 ел 17:19
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

Шәгъбан аеның 18 нче көнендә (6 февральдә) ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага балаларын ялгыз тәрбияләүче әниләр, авыру һәм тол, авыр хәлдә калган хатын-кызлар, күпбалалы гаиләләрдән яшүсмерләр, кызчыклар – барлыгы 55 кеше килде. Аларны Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова сәламләде.

Бәйрәмне «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева алып барды. Тиздән Рамазан ае җитү сәбәпле, программада рухи якка өстенлек бирелде. Кунаклар «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме педагогы Наилә Әхмәтгалиеваның хиҗабның кыйммәте турында вәгазен тыңлады. Аннан соң бәйрәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәтү һәм брошка ясау буенча мастер-класслар белән дәвам итте. Аларны «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме педагогы Сафия Попекова һәм мөслимәләр өчен Veil кием-салым һәм баш киемнәре брендына нигез салучы Римма Кашапова уздырды.

Соңыннан кунакларны тәмле чәй белән сыйладылар, башка хәйриячеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чарада катнашучылар оештыручыларга кызыклы кичә өчен рәхмәт әйтте. 

Аллаһы Тәгалә бу чарага катнашы булган һәркемнең изге ниятләрен һәм гамәлләрен кабул итсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы