Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ифтары узды

03 март 2025 ел 18:56
Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ифтары узды

Бүген, изге Рамазан аеның 3нче көнендә (3нче мартта), Казанда медицина ифтары узды. Ифтар ел саен РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә: әлеге оешма Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе территорияләренә ислам рухы кертүдә, шул исәптән намаз уку бүлмәләрен оештыруда һәм “Әбүгалисина” мәчетен төзүдә зур көч куя.

Чара Республика балалар клиник хастаханәсендә узды һәм күренекле табибларны, медицина өлкәсендәге җитәкчеләрне һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хәйриячеләрен җыйды. Ифтарда катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Алмир Абашев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты, “Әбүгалисина” мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов бар иде.

Ахшам намазы алдыннан Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең (ДРКБ) намаз бүлмәсендә Мөфти Камил хәзрәт вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылган өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында аңлатып узды. “Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыгыбызны кабул итсен, Рамазан мәдрәсәсен лаеклы үтәргә, күп дәресләр алырга, яхшы якка үзгәрергә һәм, ин шәә Аллаһ, бәйрәмне яңа туган балалардай гөнаһлардан пакьләнеп каршы алырга насыйп булсын”, – диде Мөфти Камил хәзрәт.

Аннары кунаклар Республика балалар клиник хастаханәсе бинасында ифтар мәҗлесендә катнашты, изге Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы