Russia Halal Expo 2025 : Казанда икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек күргәзмәсе уза

06 март 2025 ел 13:59
Russia Halal Expo 2025 : Казанда икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек күргәзмәсе уза

14-16 май көннәрендә «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Russia Halal Expo 2025 – Россиядәге халыкара зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында үтә. Ул анда катнашучыларга үз продукциясен тәкъдим итеп кенә калмыйча, эшкуарлар, төрле илләрдән инвесторлар һәм хакимият органнары вәкилләре белән эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә.

"Бүгенге көндә хәләл – халыкара сыйфат стандарты. Россия хәләл продукция экспортын актив үстерә, һәм безнең күргәзмә эшмәкәрләргә яңа базарларга чыгу һәм ышанычлы партнерлар эзләү мөмкинлеген бирә. Анда 80 нән артык илнең катнашуы бу вакыйганы үз мөмкинлекләре кысаларында уникаль дип санарга мөмкинлек бирә», – диде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы, KazanForumның федераль оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина.

Күргәзмә 8 төп юнәлешне үз эченә алачак: инвестиция һәм инфраструктура проектлары, технологик альянслар – ислам икътисады өлкәдсендә үзара файдалы проектлар; B2B-мәйданчыгы – зур, кече һәм урта бизнес продуктларын тәкъдим итү; халыкара стендлар – төрле илләрдән килгән компанияләрнең катнашуы; Россия регионнары – төбәк җитештерүчеләренең көчен күрсәтү; партнерлар һәм иганәчеләр – хәләл-индустрия базарының әйдәп баручы уенчылары; ислам финанслары – бизнесны шәригать принципларына туры китереп финанслау инструментлары; машина төзелеше – җитештерүчеләрдән җиһазлар.

Билгеле булганча, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы Казанда 13-18 май көннәрендә уза. Анда ислам икътисады үсешенең төп мәсьәләләре һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар. Экспонентларны теркәү 2025 елның 17 апреленә кадәр дәвам итә, заявкаларны halalexpo@kazanforum.ru адресына җибәрергә мөмкин. ММЧ вәкилләре https://kazanforum.ru/press center/accreditation-terms-and-conditions/ сылтамасы буенча теркәлә ала.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы