Игътибар: массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда узачак 13 нче Республикакүләм ифтарны үткәрүгә багышланган брифингка чакырабыз

10 март 2025 ел 11:28
Игътибар: массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда узачак 13 нче Республикакүләм ифтарны үткәрүгә багышланган брифингка чакырабыз

14 нче мартта сәг. 10.00-дә Диния нәзарәте бинасында Казанда 13 нче Республикакүләм ифтарны үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев, Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов катнашачак.

13 нче Республикакүләм ифтар Казанда 2025 елның 19 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак һәм 13 000 мең кешене җыячак. Быел ифтар Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе белән узачак. Журналистларны матбугат очрашуына килергә һәм ифтар уздыру турында тәфсилле мәгълүмат алырга чакырабыз.

Аккредитацияне 89050267138 телефоны аша узарга мөмкин. Чара Диния нәзарәте бинасында Г.Тукай ур., 38 адресы буенча узачак. Иртәнге сәг. 10.00-дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы