Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Арча мөхтәсибәтендә булды

11 март 2025 ел 21:52
Рамазан-2025: Мөфти Камил хәзрәт Арча мөхтәсибәтендә булды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарында халык белән очрашуын дәвам итә. Изге Рамазан аенда бу очрашулар ифтар форматында оештырыла. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә кешеләре генә түгел, җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр – күп балалы гаиләләр, өлкәннәр һәм тормышы авыр булганнар җыела.

Бүген, Рамазан аеның 11нче көнендә (11нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Арча мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Биредә ул беренче чиратта Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин белән очрашты, аннары районның авыл мәчетләре имамнары белән аерым очрашу үткәрде.

Камил хәзрәт шулай ук райондагы дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты. Аңа Рамазан аена ниятләнгән чараларны тәкъдим итеп, шулай ук яңа мәчет төзү буенча планнарны җиткерделәр.

Мөфти хәзрәт дин кардәшләр белән очрашуны район башлыгы тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесендә дә дәвам итте. Ул Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге бинасында үтте. Шәрәфле кунаклар арасында шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Татарстан Республикасындагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, Арча районының дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, эшмәкәрләр һәм төрле оешма җитәкчеләре бар иде. Һәр көнне биредә 100 кеше өчен өстәл корыла, әлеге ифтарлар мәхәллә кешеләренең ярдәме белән үткәрелә.

Камил хәзрәт авыз ачу мәҗлесе барышында изге Рамазан ае хакында вәгазь сөйләде, әлеге изге айның һәм уразаның фазыйләтләренә тукталып үтте, шулай ук изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелүенә басым ясады.

Мөфти Камил хәзрәт шулай ук Татарстанда төрле чаралар көтелүен әйтте һәм барлык катнашучыларны да актив катнашырга өндәде. Алар арасында 13нче Республикакүләм ифтар да бар: анда 13 000 кунак катнашыр дип көтелә. Мөфти һәммә кешене дә бу мөһим вакыйгага кушылырга чакырды.

Ул шулай ук 2025нче елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен искә төшереп үтте.

Ифтар ахырында арчалылар Мөфти белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар, анда һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, махсус хәрби операция башланганнан Арча мөхтәсибәте солдатларга гуманитар ярдәм җыеп тапшыра. Бу игелекле эш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Мөхтәсибәт тырышлыгы белән “Газель” автомобиле, ике мотоцикл, дизель генераторлары, шулай ук озак вакыт сакланучы азык-төлек әзерләп җибәрелде.

Моннан тыш, район башлыгы катнашында СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашулар узды – алар өчен “Коръән ашы” үткәрелде. Әлеге чарада һәлак булган солдатларның тол хатыннары һәм әти-әниләре катнашты – аларны мөхтәсибәт Рамазан ае дәвамында ифтарларга да чакырып тора.

Белешмә өчен. Арча мөхтәсибәтендә 94 мәчет бар, аларда 148 мөгаллим хезмәт куя. Каникул вакытында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрелә. Рамазан аенда ифтарлар һәм Коръән хәтем кылу (тәравих вакытында Изге Китапны тулысынча укып чыгу) Арча шәһәренең өч мәчетендә: Үзәк мәчеттә, Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчеттә һәм “Шәрык” мәчетендә үткәрелә. Авыл мәчетләрендә ифтарлар көн аралаш яки мөмкинлеккә карап уздырыла.

Шунысы игътибарга лаек: Коръән хәтем чыгу таравих вакытында Ташкичү авылының борынгы таш мәчетендә дә уза. Әлеге мәчет 1821-1856 елларда танылган татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин хәзрәтнең имамлык итүе белән тарихка кереп калган.

Билгеләп үтик: Мөфти Камил хәзрәт Рамазан ае башланганнан бирле Казан, Лаеш, Теләче, Лениногорск, Мөслим һәм Арча районнары мөселманнары белән очрашулар үткәрде.

Фотосурәтләр: Арча мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы