24нче апрель көнне Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында Ватанны саклаучылар елына багышлап ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак.
Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен (хәнәфи мәзһәбе) һәм гарәп телен өйрәнүче мөселман мәгариф оешмаларының сәләтле студентларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Олимпиада шулай ук укучыларда ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
Олимпиада Россия ислам институты һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, шулай ук РФ Ислам мәгарифе советы теләктәшлегендә үткәрелә.
Олимпиадада катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак:
1) ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт);
2) гарәп теле;
3) абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме.
Барлык номинацияләр буенча ярышлар тест (язмача биремнәр) рәвешендә уза. Һәр номинация буенча урта һөнәри дини белем бирү оешмаларыннан бер генә вәкил катнаша ала.
Олимпиада буенча тулырак мәгълүматны Нигезләмәдә табарга мөмкин.
Фотосурәт: Россия ислам институты матбугат хезмәте.