РИИда мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак

09 апрель 2025 ел 10:45
РИИда мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак

24нче апрель көнне Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында Ватанны саклаучылар елына багышлап ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак.

Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен (хәнәфи мәзһәбе) һәм гарәп телен өйрәнүче мөселман мәгариф оешмаларының сәләтле студентларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Олимпиада шулай ук укучыларда ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Олимпиада Россия ислам институты һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, шулай ук РФ Ислам мәгарифе советы теләктәшлегендә үткәрелә.

Олимпиадада катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак:

1) ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт);

2) гарәп теле;

3) абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме.

Барлык номинацияләр буенча ярышлар тест (язмача биремнәр) рәвешендә уза. Һәр номинация буенча урта һөнәри дини белем бирү оешмаларыннан бер генә вәкил катнаша ала.

Олимпиада буенча тулырак мәгълүматны Нигезләмәдә табарга мөмкин.

Фотосурәт: Россия ислам институты матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы