“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә шигырь сөйләү бәйгесе узды

16 апрель 2025 ел 12:09
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә шигырь сөйләү бәйгесе узды

Бүген, шәүвәл аеның 18нче көнендә (16нчы апрельдә), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышлап, ел саен үткәрү гадәткә кергән шигырь сөйләү бәйгесе үтте.

Әлеге чара уку йортында булачак имамнарның һәм мөгаллимнәрнең халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү, шулай ук туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 20 елдан артык үткәрелә. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында мәдрәсә шәкертләре ватанпәрвәрлек, туган җиргә мәхәббәт, патриотик тәрбиянең мөһимлеге хакында шигырьләр укыды.

Укучылар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин кебек татар әдәбияты классикларының шигырьләрен һәм хәзерге авторларның әсәрләрен яттан сөйләде. Моннан тыш, алар рус, гарәп, казакъ, үзбәк, башкорт һәм башка телләргә дә мөрәҗәгать итте.

Бәйге ике номинациядә узды: Габдулла Тукай һәм башка авторларның шигырьләрен сәнгатьле уку. Конкурста 40ка якын егет һәм кыз үз көчләрен сынады, ә аларның чыгышларын исә көндезге бүлекнең барлык шәкертләре тыңлады. Жюрида “Мөхәммәдия” җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев, педагогика фәннәре кандидаты Разия Сәхипова һәм балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова эшләде һәм катнашучыларның осталыгына үз бәясен бирде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ассызыклап узганча, әлеге чара булачак имамнарда һәм мөгаллимнәрдә халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын арттыру һәм төрле халыклар әдәбияты белән танышу өчен яхшы мөмкинлек.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар грамоталарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы