Бүген, шәүвәл аеның 19нчы көнендә (17нче апрельдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел үзән районы Осиново авылы мәчете имам-хатыйбы Айнур хәзрәт Шәйхетдинов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Очрашуда кунак Мөфти Камил хәзрәткә мәчетне киңәйтү планнарын тәкъдим итте, чөнки хәзерге вакытта ул Осиново авылындагы барлык дин кардәшләрне дә сыйдыра алмый. Айнур хәзрәт яңа мәчет бинасының эскиз проектын күрсәтте. Биредә шулай ук Мәгърифәт үзәге урын алыр дип көтелә, ул ислам нигезләрен җиткерү өчен мәчет каршындагы курсларны оештыру өчен күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Проект Осиново авылы, Гагарин урамы, 11б адресы буенча алып барыла.
Мөфти проектны өйрәнде, алга таба үсеш планнары хакында фикер алышты һәм оештыру мәсьәләләре буенча үз киңәшләрен бирде.