Игътибар: Диния нәзарәте таныш булмаган затларга акча күчерүдән кисәтә!

18 апрель 2025 ел 13:36
Игътибар: Диния нәзарәте таныш булмаган затларга акча күчерүдән кисәтә!

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мөселманнарны таныш булмаган затларга акча күчерүдән сакланырга чакыра. Шикле җыемнарда катнашу тыелган оешмаларны финанслау һәм җинаять эшләре кузгату куркынычы белән бәйле. Шикле акцияләрне оештыручылар кешеләрнең ихлас хисләреннән оста файдалана. Шул рәвешле, тикшерелмәгән акцияләрдә катнашу изге ниятле кешегә проблемалар китереп чыгарырга да мөмкин. 

Сак булыгыз һәм РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән оешма һәм фондларның гына хәйрия акцияләрендә катнашыгыз. Интернет киңлегендә җыемнар турындагы мәгълүматны җентекләп тикшерегез һәм фондларның рәсми сайтларында бастырылганына гына ышаныгыз. Мисал өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга Татарстанның бөтен территориясендә һәм аннан читтә акча җыю буенча акцияләр оештыра. 

Мошенниклардан сакланыгыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы