Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе Луганскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Гасырлар аша батырлык: Ватанны саклаучылар истәлегенә» дип аталган конференциядә катнашты. Татарстан делегациясе конференциягә ЛХР мөфтие Мөхәммәд хаҗи Исмаил чакыруы буенча килде: анда шулай ук Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, казый Марат хәзрәт Мәрданшин һәм башкалар керде. Шул рәвешле ЛХР Диния нәзарәте, бер мәйданчыкта хәзрәтләрне һәм МХОда катнашучыларын җыйды, анда Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар һәм махсус хәрбия операциядә катнашучы солдатларны хөрмәтләделәр. Татарстан хәзрәтләре шулай ук ЛХР Диния нәзарәте соравы буенча мөфти Мөхәммәд хаҗи Исмаилга рус телендә «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын тапшырды.
Конференциядә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт сәламләп: “Казанда каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә танылган монументаль комплекс бар. Аның өстенә: «Әйт: «Аларны тәүге мәртәбә Яралтучы яңадан терелтер. Ул һәр мәхлүгы турында барысын да белә» дигән аять уеп язылган ("Йәсин", 79 нчы аять). Һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында Аллаһ тарафыннан һәркемгә әманәт буларак ышанып тапшырылган гаиләләре һәм Ватаннары хакына фашистларга каршы сугышкан мөселман солдатлары Аллаһ юлында көрәшкән. Димәк, ин шәә Аллаһ, алар шәһидләр булып һәлак булган, Аллаһы Тәгалә аларны үлгән дип санарга рөхсәт итми», – дип сөйләде.
Ул бүгенге көндә хәзерге буынның, төрле милләт сугышчылары, шул исәптән мөселманнарның да нацизмга каршы көрәшне МХО зонасында дәвам итүен искәртеп: «Солдатлар алгы сызыкта чын батырлык күрсәтә, ә тылда мөселманнарның аерым «мобилизациясе» җәелдерелде: солдатларга ярдәм йөзеннән без 20 гә якын гуманитар йөк: хәләл азык-төлек, медикаментлар, компьютер техникасы, РЭБ чаралары, кием-салым, автомобильләр, мотоцикллар җыйдык. Татарстанның 61 мәчетендә волонтерлык пунктлары җәелдерелде, алар маскировка челтәрләре үрәләр һәм маскировка халатлары, госпитальләр өчен киемнәр тегәләр, хәләл тушенка һәм коры ашлар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр һ. б.», – диде. Нәзарәт шулай ук МХО сугышчыларына 3 мотоцикл, 7️ автомобиль, 4️0️ комплект хәрби кием, 165 мең кесәгә сыйдырышлы дога китабы һ.б. җибәрде.
Конференция кысаларында Мөфти Камил хәзрәт "Алга" батальонының Диния нәзарәте полк имамы Руслан хәзрәт Агмаловка икенче "тәгәрмәчле" мәчеттән ачкычлар тапшырды. "Тәгәрмәчле" мәчетләр ясау өчен "Каһарман" акциясе кысаларында УАЗ (буханка) автомобильләрее сатып алынды һәм яңадан җиһазландырылды. Полк имамнары үтенече буенча "тәгәрмәчле" мәчетләр кондиционерлар, РЭБ чаралары һәм мини-китапханә белән җиһазландырылды. Автомобильләр, дини бурычлар үтәүдән тыш, хәрби частьлар арасында йөрер һәм яралылар, медикаментлар һәм азык-төлек ташу өчен кулланыла.
Камил хәзрәт үзенең чыгышы вакытында полк имамнарына, "Батыр" һәм “Алга” батальоны командованиесенә МХОдагы мөселман сугышчыларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм "ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел" медальләре белән бүләкләделәр. Мөфти кулыннан Нәзарәт бүләкләрен – “Батыр" батальоны имамы Хәйруллаев Мөхәммәт хәзрәт, сержант, "Алга" батальоны имамы Агмалов Руслан хәзрәт, «Батыр» батальоны элемтә взводы командиры Кищенко Андрей Анатольевичка алды.
Мөфти Камил хәзрәт Луганскидагы конференциядәге чыгышында шулай ук Газзә халкының геноциды һәм бүген Фәләстыйндә хөкем сөргән канунсызлык турында аерым искә төшерде. Ул меңәрләгән корбаннар һәм Газзә халкына каршы кылынган коточкыч җинаятьләр турында сүз кузгатмаган көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларын гаепләде.