Камил хәзрәт Әбү Дабидагы Шәех Зәйед мәчете үзәге башлыгының Россия мөфтиләре белән очрашуында катнашты

24 апрель 2025 ел 16:58
Камил хәзрәт Әбү Дабидагы Шәех Зәйед мәчете үзәге башлыгының Россия мөфтиләре белән очрашуында катнашты

Бүген Мәскәүдә, Халыкара ислам миссиясе мәйданчыгында Россия мөфтиләре белән Әбү Дабидагы Шәех Зәйед мәчете үзәге башлыгы доктор Йосыф Габдулла Әл-Гобәйдли очрашты. Очрашуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Россия мөселманнары дини җыены Рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге җаваплы сәркатибе Ибраһим хаҗи Ибраһимов, Карачай-Черкесс Мөфтие Мөхәммәд хаҗи Эркенов катнаштылар. Моннан тыш, мөхтәрәм кунакны РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәнең дини оешмалар белән багланышлар департаменты Башлыгы Евгений Еремин, Халыкара ислам миссиясе Башлыгы Шафиг Пшихачев, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды Михаил Грязнов һ.б. сәламләде. Доктор Әл-Гобәйдли чарага Россиядәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчесе Мәхәммәд Әхмәд әл-Җаббар белән килде.

Олы кунакны Россиядә ислам тарихы, хәзерге мөселман дини оешмалары эшчәнлекләре һәм аларның казанышлары белән таныштырдылар. Доктор әл-Гобәйдли исә шәех Зәйед мәчете турында сөйләде, аның дини, мәдәни һәм гыйльми эшчәнлек алып баручы күпфункцияле үзәк булуын ассызыклады. Мәчеттә халыкара форумнар, күргәзмәләр, мәгариф һәм фәнни чаралар узуы хакында әйтелде. 

Россия мөселман дин әһелләре һәм БГӘнең үзәк мәчет башлыгы үзара хезмәттәшлек турында киңәшләштеләр, уртак башлангычлар алып барырга сөйләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы