Казанның «Госмания» мөселман мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

25 апрель 2025 ел 16:32
Казанның «Госмания» мөселман мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте  

Бүген, шәүвәл аеның 27 нче көнендә (25 апрель), башкаланың борынгы "Мәрҗани" мәчетендә Казан шәһәренең "Госмания" урта гомуми белем бирү мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан тантана узды. Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, мәктәп директорына һәм коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде.

Шуннан соң Рәфикъ хәзрәт мәктәпнең беренче директоры Камил хәзрәт Вәлиуллинга һәм остазларга белем бирүдәге һәм рухи кыйммәтләрне таратудагы казанышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды, 30 еллык юбилейның хосусый мөселман мәктәбе өчен зур дата булуын билгеләп үтте.

Сәламләү чыгышында Рәфикъ хәзрәт Диния нәзарәте тарафыннан дини мәктәпләр эшчәнлегенә зур игътибар бирелүен әйтте. "Дини мәктәпләрнең дөньяви уку йортлары алдында өстенлеге шунда ки, алар белем бирү чыганагы гына түгел, ә тәрбия чыганагы да. Шуңа күрә без һәрвакыт дини мәктәпләр ачарга кирәк дип әйтәбез", – диде ул. Шунысы игътибарга лаек: Диния нәзарәтендә өч шәхси гомуми белем бирү мәктәбе: Казанда – «Госмания», Әлмәттә – «Нур», Алабугада «Ихсан» уку йортлары гамәлгә куелды. Аннан Рәфикъ хәзрәт директор Илсур Фатыйховка һәм бөтен педагоглар коллективына уку процессын оста итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Госмания» мәктәбендә бик күп балалар белем алды, алар тормышта үз урыннарын таптылар», – дип йомгаклады сүзен Рәфикъ хәзрәт һәм киләчәктә дә Диния нәзарәте белән кулга-кул тотынышып эшләргә өндәде.

Юбилейга багышланган чарада мәктәп тарихы турында сөйләделәр һәм 30 еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Казан шәһәренең «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбе IXX- гасыр ахыры - XX гасыр башында Казан сәүдәгәре Җ.Госманов акчасына элеккеге Тихвин урамында (хәзерге Тукай ур., 1, 3, 3а йортлары) төзелгән «Госмания» мәдрәсәсенең дәвамчысы булып тора. 1917 елгы инкыйлабтан соң уңышлы эшләп килүче мәдрәсә ябыла. 1995 елның сентябрендә мәдрәсә дәүләтнеке булмаган гомуми белем бирү учреждениесе буларак яңадан торгызыла, анда, гомуми белем бирү предметлары белән беррәттән, гарәп теле һәм ислам дине тирәнтен өйрәнелә. Мәктәпне танылган дин эшлеклесе Камил Вәлиуллин җитәкли.

Хәзерге вакытта мәктәптә 167 укучы белем ала, 23 педагог эшли. Коллектив белән 15 ел дәвамында тәҗрибәле педагог Илсур Фатыйхов җитәкчелек итә. Мәктәп Казан шәһәре Авиатөзелеш районының инновацион мәктәпләреннән санала. Мәктәп коллективы төрле милләт халыклары арасында толерантлык, Ватаныңа, халкыңа, аның үткәненә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү белән шөгыльләнә. Мәктәптә 30 ел эшләү дәверендә әхлакый тәрбия эшендә зур тәҗрибә тупланган, үз программасы һәм уку әсбаплары бар. Мәктәп укучылары гарәп теле буенча шәһәр олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, гомуми белем бирү дисциплиналары буенча район олимпиадаларында уңышларга ирешәләр.

Мәктәп Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан (Идел буе) федераль университеты белән хезмәттәшлек итә. 2004 елдан бирле 9 чыгарылыш булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценты Казан һәм чит ил югары уку йортларында: КФУ, КДТУ, РИИ, медицина көллиятендә һәм Казанның башка уку йортларында белем алуын дәвам итә. Дүрт укучы республика олимпиадаларында беренче урын яулаулары өчен Казан шәһәре мэры грантын алды.

Тантаналы чарада рәсми затлар, укытучылар, шәкертләр һәм "Госмания" мәктәбен тәмамлаучылар, дин әһелләре, шул исәптән Татарстан Мөфтие урынбасары, "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит Фәизов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия ислам институты вәкилләре һ. б. катнашты.

Тантаналы чарада мәктәпнең беренче директоры Камил Вәлиуллинның "Госмания - иман һәм белем чишмәсе" китабын тәкъдим иттеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы