Лениногорскида XII "Гыйлем нуры" бәйгесе узды

26 апрель 2025 ел 19:30
Лениногорскида XII "Гыйлем нуры" бәйгесе узды

Бүген, Шәүвәл аеның 28 нче көнендә (26 апрель), Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә Лениногорск мөхтәсибәте оештырган XII «Гыйлем нуры» конкурсы узды.

Чараның төп максаты — Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алынган белемнәрне ныгыту, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Әлеге бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга ярдәм итә. 

Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйгедә катнашучыларны Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, белем алу һәм таратуның мөһимлеген билгеләп үтте. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эчтәлекле вәгазь сөйләде. 

Бәйгедә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Кукмара, Ютазы, Чирмешән, Нурлат, Балтач, Яңа Чишмә, Арча, Алабуга, Лениногорск һәм Тукай районнары мөселманнары – барлыгы 16 команда көч сынашты. Шунысы үзенчәлекле: әлеге командаларга октябрьдән алып майга кадәр мәчет каршындагы курсларда белем алган абыстайлар кергән. 

Ярышлар 3 этапта узды. Бу юлы бәйгедә катнашучылар Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшриятында басылган «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә», Әхмәтһади Максудиның «Мөгәллим Сәни», «Ислам дине нигезләре», шулай ук Пәйгамбәрләрнең тормыш юлы турындагы хезмәтләргә нигезләнгән биремнәрне үтәде. Сораулар катлаулы булуга карамастан, уенчылар үзләренең югары дәрәҗәдә эрудицияле булуын күрсәтте.

Финалга исә ярымфиналда беренчелекне алган Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Алабуга, Кукмара һәм Әлмәт мөхтәсибәтләре командалары чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Алабуга мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйды һәм җүңүче булып танылды. 

Җиңүчеләр күчмә Кубок, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга затлы бүләкләр һәм грамоталар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы