Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде

29 апрель 2025 ел 12:57
Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде

Бүген, зөлкагъдә аеның 1нче көнендә (29нчы апрельдә), Татарстан мөфтияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы Казан шәһәренең Яңа татар зиратында өмә оештырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Катнашучылар ветераннарның һәм дин әһелләренең каберләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2нче майда традициягә кергән Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар.

Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы