Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча эшче киңәшмә узды

29 апрель 2025 ел 15:12
Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча эшче киңәшмә узды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 1 нче көнендә (29 апрельдә), Нәзарәттә Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә якынлашып килүче Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Казан шәһәре имамнары, ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре һәм бәйрәм вакытында тәртип саклау һәм биологик калдыкларны урнаштыру белән шөгыльләнүче хезмәтләрнең вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә республикабызга корбанлыкларны кертү кагыйдәләренә, корбан чалучыларның эшен оештыру, корбан чалу эшләре башкарыла торган җиһазларны һәм мәйданчыкларны дөрес куллану, бәйрәм вакытында тәртип саклау һәм биологик калдыкларны тапшыру өчен җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр торды. Шулай ук корбанлыкларны тоту һәм чалу урыннарын дөрес итеп әзерләү; биокалдыкларны җыеп эшкәртү; тиреләрне аерым урнаштыру һәм башка мөһим чаралар турында фикерләштеләр.

Билгеле булганча, мөселманнар өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме 6 нчы июньдә билгеләп үтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы