Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды 130 лап ветеран һәм тыл хезмәтчәнен котлый. Республиканың имам-мөхтәсибләре аларга фонд исеменнән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшыра, матур теләкләр тели һәм рәхмәтен җиткерә, бергәләп махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан солдатларының иминлеге өчен дога кылалар.
Азык-төлек җыелмаларын тарату 2025 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.