Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

30 апрель 2025 ел 12:15
Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтияте 2025нче елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен раслады.

Гарәфә көне итеп 5нче июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6нчы июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 2.00-3.00 – Коръән уку;
  • 3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
  • 3.30 – гает намазы;
  • 3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул 8нче июнь көнне кояш баеганчы дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 53 мең сум.

5, 6, 7, 8 һәм 9нчы июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (5нче июньдә иртәнге намаздан башлап 9нчы июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы