Бүген, зөлкагъдә аеның 4нче көнендә (2нче майда), мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары Казанның Яңа бистә зиратына җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте.
Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде.
Катнашучылар татар дин әһелләрен һәм галимнәрне, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алды.
Көн яңгырлы булуга карамастан, остазларның туганнары, хезмәттәшләре һәм имамнар – барлыгы 40тан артык кеше искә алу чарасына җыелды. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук төрле иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре: Ульянның Идел Аръягы районы Татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Ульян өлкәсе Мөфтие урынбасары Рафаэль Нәҗметдинов, Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәетләр җирләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тәрбиячесе, Казанның “Рөстәм” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Балтач Үзәк мәчете имам-хатыйбы, мөгаллим Рамил хәзрәт Бикбаев, язучы, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков, журналист, “ТНВ” каналында телепроект авторы Альберт Шакиров һәм башкалар бар иде.
Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды – дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән ел саен 2нче май көнне 1998нче елдан бирле үткәрелә: ул искә алу көненең программасын һәм каберлекләр картасын төзүче дә.
Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, шулай ук Казанның соңгы ишаны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гарифулла ишан Гайнуллин кабере янында Коръән укып дога кылды.
Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узды. Биредә Коръән хәтем кылынды һәм аның савабы мәрхүмнәр рухына багышланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән иде. Татарстан мөфтияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Якынча исәпләүләр буенча, Яңа бистә зиратында 100гә якын мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.