Бүген, зөлкагъдә аеның 14 нче көнендә (12 май) «Кол Шәриф» мәчетендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Тәха булды. Мәчеттә аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук Мөфти киңәшчесе, Евразия Ислам советында фәтвалар буенча рәис урынбасары, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.
Камил хәзрәт кунакка мәчет буйлап экскурсия үткәрде, архитектура үзенчәлекләрен һәм эчке бизәлешен күрсәтте. Әңгәмә барышында ул кунакка Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү традицияләре, Татарстанның исламны үстерү өлкәсендәге зур казанышлары, Диния нәзарәте тормышка ашыра торган проектлар һәм төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт татар халкының бай дини мирасы турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Мөфти кунакка репринт «Казан басмасы»н бүләк итте.