2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара “Kazan Halal Market” хәләл продукция ярминкәсе эшли. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация узган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.
Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән, Әфганстан, Пакыстан, Казахстан, Азербайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегал кебек илләрдән барлыгы 150 дән артык компания, шулай ук 40 меңнән артык сатып алучы катнашачак.
Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәүне тикшерде.
Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарды. Нәтиҗәдә ярминкә мәйданчыгы Комитет күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: хәләл булмаган продукция сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, бәдрәф бүлмәләре төзекләндерелде һәм таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында хәләл продукция җитештерүчеләрнең саны 150 дән артып китә, шуларның 20 ләбе товарын экспортка чыгара.
Татарстан Республикасында хәләл продукция җитештерү күләме 10,0 млрд. сумнан артып китә, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 10% ка күбрәк. 2024 елда Татарстан Республикасының хәләл продукция экспорты 14,0 млн. АКШ доллары тәшкил итте: 2023 ел белән чагыштырганда 21,7% ка үсеш күзәтелде.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукция экспорты 8,0 млн доллардан артып киткән, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясенә кагыла. Ел ахырына кадәр 17 млн. доллардан арттыру бурычы куела.
Төп экспортерлардан «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәр» компаниясе (ит продукциясе), «ВАМИН-Татарстан» (атланмай, сыр), «MLK-GROUP» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять санала.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» милли проекты максатларына туры килә.
Ярминкә 13 майдан 18 майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.