Татарстан Диния нәзарәтенең KazanForumда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

13 май 2025 ел 17:13
Татарстан Диния нәзарәтенең KazanForumда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

13-18 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисади форумы уза. Форумның максаты: Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү. KazanForum кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте берьюлы берничә тематик мәйданчык оештыра.

Шулай итеп, 14 майда Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара «Kazan Halal Market» хәләл продукция ярминкәсе рәсми рәвештә ачыла. Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификация узган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелгән. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәүне тикшерде. Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: хәләл булмаган продукция сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, бәдрәф бүлмәләре төзекләндерелде һәм таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

15 майда Форум кысаларында Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты  «2030: хәләл индустрия стратегиясе» дип аталган сессия үткәрәчәк. Сессия SMIIC, GCC Accreditation Centre, SASO, SFDA, MoIAT, EIAC, JAKIM, BPJPH һәм INCO кебек оешмалардан халыкара экспертларны 2025-2030 еллар чорында хәләл индустрияне үстерү стратегияләре турында фикер алышу өчен җыячак дип көтелә. Төп игътибар сертификацияләү, Россиядәге хәләл продукцияне экспортлау һәм төп илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә биреләчәк. Спикерлар Россия компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, халыкара сәүдәдә үз оешмаларының роле һәм сертификация органнарын тану механизмнары турында сөйләячәк. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм Россияне глобаль хәләл индустрия икътисадына тирәнрәк кертергә мөмкинлек бирә торган карарлар эшләү мәйданчыгы булачак. Сессиянең модераторы Комитет рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников булачак.

16 майда Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитетының хәләл индустриясе мәсьәләләренә багышланган тагын сессиясе узачак. Чара индустрия лидерларын төп мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм Россиядә хәләл тармагын үстерүче зур оешмаларны берләштерү буенча бердәм мәйданчык булдыру өчен җыячак. Төп игътибар хәләл илкүләм стандартлар, Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре сертификатларын үзара тану критерийларын эшләүгә һәм җитештерүчеләр һәм кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауга биреләчәк. Анда катнашучылар Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен дөнья мәйданында стандартлаштыру һәм алга җибәрү буенча бердәм позиция булдыру зарурлыгы турында фикер алышачак. Утырыш Россия хәләл индустриясен глобаль контекстка кертү һәм аның фәнни һәм гамәли базасын ныгыту өчен юллар билгеләү белән тәмамланачак. Сессиянең модераторы Комитет рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников булачак.

Фотосурәт: https://kazanforum2024.riamediabank.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы