Татарстан Мөфтие Коръән укып “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумын һәм “Russia Halal Expo 2025” халыкара күргәзмәсен ачып җибәрде

15 май 2025 ел 10:33
Татарстан Мөфтие Коръән укып “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумын һәм “Russia Halal Expo 2025” халыкара күргәзмәсен ачып җибәрде

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (15нче майда), “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумының һәм “Russia Halal Expo 2025” халыкара күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.

Тантаналы ачылышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль сәркатибе урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо һәм башкалар катнашты.

Әлеге чарада беренче булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады – ул экспозицияне Коръән аятьләре укып ачып җибәрде.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисадый форумының максаты: Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россиядә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү. Программада 200 чара, шул исәптән: 150 эшлекле сессия, ислам илләренең транспорт министрлары съезды; ислам илләренең мәдәният министрлары съезды; ислам илләренең генераль прокурорлары съезды, ислам илләре аудиторлары съезды, ислам финанслары буенча дөньякүләм зур конференция, хәләл индустрия буенча конференцияләр, ислам илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары форумы, шулай ук икътисад, сәүдә һәм күчемсез милек буенча 40000 квадрат метрдан артык халыкара күргәзмәләр узачак.

“Russian Halal Expo” – Россиядә инвестиция һәм инфраструктура проектлары буенча иң зур күргәзмә, ул бизнес-проектларны үстерү өчен яхшы мөмкинлек булып тора һәм катнашучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру мәйданчыгын тәшкил итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы