16-17нче майда Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Х Укулар узачак

15 май 2025 ел 15:47
16-17нче майда Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Х Укулар узачак

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (15нче майда), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Казанда “Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар” X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге очрашуда Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларны оештыру комитеты рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов, тарих фәннәре докторы, В.М. Лебедев ис. Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов, фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты Яхъя Абдуллин ис. дин тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Айдар Хәйретдинов катнашты.

“Россия җәмгыятенең хокукый мәдәниятен һәм гражданлык үзенчәлеген үстерүдә татар дин белгечләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле” темасына Х Мәрҗани укулары 16-17нче майда узачак. Конференция татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның (1825-1902) 200 еллыгына, татар галиме Муса Бигиевнең (1875-1949) 150 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Пленар утырыш 17нче майда Мәрҗани мәчетендә, ә секцион утырышлар 16нчы майда ТФ Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында һәм Казанда Болгар ислам академиясе вәкиллегендә узачак. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты, Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифенә ярдәм фонды, “Сафмар” хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы