Ульяновск өлкәсе “Татар азаны” Россиякүләм курс-бәйгесенә һәм Татар мөәзиннәре җыенына чакыра

26 май 2025 ел 17:08
Ульяновск өлкәсе “Татар азаны” Россиякүләм курс-бәйгесенә һәм Татар мөәзиннәре җыенына чакыра

Ульяновск өлкәсенең “Сембер” татар эшмәкәрләре иҗтимагый оешмасы һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләктәшлегендә май-июнь айларында “Татар азаны” Россиякүләм курс-бәйгесен һәм Татар мөәзиннәре җыенын оештыра.

Әлеге чаралар Россиядә – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80-еллыгына багышлап үткәрелә.

Курс һәм бәйгенең максаты – татар мәкаме белән азан әйтү традицияләрен тарату, Россия мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын яхшырту, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу. Шулай ук яшь буынны милли һәм дини традицияләрдә тәрбияләүне һәм традицион ислам динен үстерү кысаларында радикаль дини агымнарга каршы торуны күз уңында тота.

Чарада 15 яшьлек ир балалардан алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар катнаша  һәм 2 номинациядә уза. 15-17 яшьлек егетләр  аерым номинациядә көч сынаша һәм  бу номинациядә төп бүләк  булып гомрәгә юллама түгел, ә акчалата  бүләк тора. Гомрәгә юллама 18-60 яшьлекләр арасында җиңү яулаучыга тапшырыла.

Әлеге чаралар берничә этапта уза. 1 июньгә кадәр, гаризалар җибәреп, курска һәм бәйгегә теркәлергә мөмкин. 2 июньнән 15 июньгә кадәр чараның читтән торып эшләү этабы булачак. 2-8 июньдә Телеграм платформасында татар мәкаменә багышланган “Татар азаны” видеокурсы һәм онлайн-дәресләр алып барылачак; аннан соң шәкертләрдән азан әйтү видеолары кабул ителәчәк һәм иң яхшылары сайлап алыначак. Дәресләрне “Татар азаны мәктәбе” остазлары алып бара, ә азан әйтү осталыгын дин әһелләре һәм сәнгать белгечләреннән торган комиссия бәяли.

22 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең “Болгар заставасы” тарихи-архитектура туристик комплексы территориясендә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам кабул итүнең 1100-еллыгы һәйкәле мәйданчыгында “Татар азаны” Россиякүләм курс-бәйгесенең финалы һәм Россия мәчетләрендә азан әйтүчеләр катнашында Татар мөәзиннәре җыены уза. Төшкә кадәр иң яхшы дип табылган азан әйтүчеләр катнашында бәйге уздырыла. Аннан соң Татар мөәзиннәре җыены һәм азан әйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, “Татар азаны” кулланма әсбабын тәкъдим итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә. Дини программада азан әйтүчеләрнең чыгышлары мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр белән үрелеп барачак.

Бәйге җиңүчесенә (18-60 яшьлекләр арасында) гомрәгә юллама бүләк ителә. Ә 15-17 яшьлекләр номинациясендә җиңүчегә һәм төп  номинациядә 2-3 нче  урынны  яулаганнарга  акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган.  Финалга чыккан һәркемгә курсны узу турында таныклык һәм истәлекле бүләк җирелә.

Әлеге чаралар вакытында Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз рухына дога кылу да ниятләнә.

“Татар азаны” Россиякүләм курс-бәйгесе һәм Татар мөәзиннәре җыены турында тәфсилле мәгълүматны 89274433969 телефонына шылтыратып белергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы