Мөфти Камил хәзрәт Сабантуй хөрмәтенә оештырылган атлар чабышын карады

20 июнь 2025 ел 23:40
Мөфти Камил хәзрәт Сабантуй хөрмәтенә оештырылган атлар  чабышын карады

Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда Сабантуй милли бәйрәмебезгә багышланган чабышлар узды. Ат чабышларының мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде. 

Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 140 ат катнашты. Барлыгы 14 приз уйнатылды, шул исәптән «Сабантуй - 2025» призы, «Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе» призы, авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бүләк һәм башкалар.

Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы