Бүген Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда Сабантуй милли бәйрәмебезгә багышланган чабышлар узды. Ат чабышларының мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде.
Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 140 ат катнашты. Барлыгы 14 приз уйнатылды, шул исәптән «Сабантуй - 2025» призы, «Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе» призы, авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бүләк һәм башкалар.
Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.