Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның изге Мөхәррам ае һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1447нче ел башлану уңаеннан мөрәҗәгате

25 июнь 2025 ел 14:00
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның изге Мөхәррам ае һәм  Һиҗри исәп буенча яңа 1447нче ел башлану уңаеннан  мөрәҗәгате

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, кояш баю белән, Мөхәррам ае керә һәм шуның белән беррәттән Һиҗри исәп буенча 1447нче ел башлана. Ягъни мөселман календаре буенча яңа елга аяк басабыз.

Мөхәррам – дүрт хәрам айның берсе. Мөхәррәмнең бөеклеген һәм фазыйләтләрен ассызыклап, безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ аны Аллаһның ае дип атаган:

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رضي الله عنه قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: أَفْضَلُ الصِّيَامِ بَعْدَ رَمَضَانَ شَهْرُ اللهِ ‌الْمُحَرَّمُ

“Рамазаннан соң иң фазыйләтле ураза ул - Аллаһының ае булган “мөхәррам” аенда ураза тоту” (Сахих Мөслим, 1163). Әлеге хәдистән аңлашылганча, Мөхәррам аенда сөекле һәм фазыйләтле гамәл - ураза тоту. Ураза өчен иң саваплы көн булып Мөхәррам аеның 10нчы көне – Гашура көне (5нче июль). Кешелек тарихындагы бик күп вакыйгалар әлеге көн белән бәйле, алар арасында иң мәртәбәлесе – пәйгамбәр Муса галәйһиссәламнең һәм аның кавеменең фиргавен золымыннан котылуы: исраиллеләр алдында диңгез чигенә һәм алар Мисыр гаскәреннән диңгез төбеннән коры җирдән барган кебек качып котылалар, ә фиргавенне һәм аның гаскәрен диңгез йота. Бу бик тә гыйбрәтле вакыйга: әгәр без хаклыкка чакырсак, Яклаучыбыз булып Раббыбыз Үзе торачак, Ул иң явыз затларны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта әлеге тарих Аллаһның дошманнары өчен кисәтү дә: аларның үлем алдыннан соңлап кылган тәүбәләре кабул булмаячак.

Мисыр тарихы яһүдиләр динендә түрге урынны били. Ибне Габбастан тапшырыла (Аллаһ аңардан разый булсын):

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رضي الله عنهما « أَنَّ رَسُولَ اللهِ ﷺ قَدِمَ الْمَدِينَةَ فَوَجَدَ الْيَهُودَ صِيَامًا يَوْمَ ‌عَاشُورَاءَ، فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: مَا هَذَا الْيَوْمُ الَّذِي تَصُومُونَهُ، فَقَالُوا: هَذَا يَوْمٌ عَظِيمٌ، أَنْجَى اللهُ فِيهِ مُوسَى وَقَوْمَهُ، وَغَرَّقَ فِرْعَوْنَ وَقَوْمَهُ، فَصَامَهُ مُوسَى شُكْرًا، فَنَحْنُ نَصُومُهُ فَقَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: فَنَحْنُ أَحَقُّ وَأَوْلَى بِمُوسَى مِنْكُمْ، فَصَامَهُ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم وَأَمَرَ بِصِيَامِهِ».

“Расүлуллаһ ﷺ Мәдинәгә килеп, андагы яһүдиләрнең Гашурә көнендә ураза тотканын күргәч: «Сез ураза тоткан көн нинди көн ул?» – дип сораган. Алар: «Бу – бөек көн. Бу көндә Аллаһы Тәгалә Мусаны һәм аның халкын коткарды, фиргавенне һәм аның гаскәрен батырды. Муса бу көнне Аллаһыга шөкер йөзеннән ураза тотты, шуңа күрә без дә бу көнне ураза тотабыз», – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң Расүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бездә Мусадан (үрнәк алырга) хокуклар күбрәк һәм без сезгә караганда аңа лаеклырак» (хәдисне Имам Мүслим “әс-Сахих”та җиткерә, №1130). Шулай итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ бу көнне ураза тотарга кушкан һәм Гашура көне уразасы өчен Аллаһы Тәгалә үткән елгы гөнаһларны гафу итә, дигән. Шунысын истә тотарга кирәк: бу уразаны бер көн өстәп – 9-10нчы яки 10-11нче Мөхәррәм көннәрендә тотарга кирәк.

Күргәнебезчә, исламга кадәрге чорда да Мөхәррам ае изге булып саналган һәм аеруча зурланган: Аллаһы Тәгалә бу айда сугышлар алып баруны һәм кан коюны тыйган. Раббыбыз безнең гыйбадәтләрне арттыруыбызны, әхлагыбызны яхшыртуны һәм тәүбәләр кылуыбызны тели. Аяныч ки, хәзерге вакытта без кешелекнең явызлык һәм яманлыкларга батканын күзәтәбез: җәбер-золымга дучар булучылар ярдәм һәм гаделлек сорап интегә, ә залимнәр вәхшилек һәм гаделсезлекләр кылуын дәвам итә. Ләкин Кәлам-Шәрифтә әйтелгән:

وَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلًا عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ ۚ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الْأَبْصَارُ

“Аллаһ залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама. Ул аларны күзләр акаеп чыккан көнгә кадәр генә кичектерә” (“Ибраһим” сүрәсе, 42нче аять).

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1447нче ел бар дөнья мөселманнары өчен истәлекле булачак, чөнки бу елда безнең сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ тууына 1500 ел тулачак. Бу бөек дата бар кешелек өчен Аллаһның Илчесе Мөхәммәд ﷺ юлы гына безне ике дөнья бәхетенә илтәчәге һәм ут газабыннан саклаячагы турында искәртү булырга тиеш. Аның сөннәте хәзерге заман белән шулкадәрле аваздаш һәм ул барлык авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә! Пәйгамбәребезнең ﷺ зирәклегенә һәм аның мисалына иярү халыклар арасында милләтара һәм динара тынычлыкны, татулыкны ныгытыр иде, җәмгыятьтә социаль гаделлекне һәм үзара хөрмәтне арттырыр иде.

Мисал өчен, мөселман календаре Пәйгамбәребез ﷺ Һиҗрәтеннән башлана, һәм бу вакыйга үз эченә бик күп сабаклар ала. Беренче чиратта, ул төрле дин вәкилләре арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – мөселманнар, Мәдинәгә килеп урнашкач, җирле яһүдләр һәм башка мөселман булмаган кавемнәр белән мәшһүр Мәдинә килешүен төзи. Анда, диненә карамастан, барлык халыклар да дус-тату яшәргә тиеш булган гадел мөнәсәбәтләр билгеләнгән. Икенчедән, Пәйгамбәребезне ﷺ һәм аның сәхабәләрен каршы алган дин кардәшләр тарихка үзләренең фидакарьлеге белән кереп кала. Алар үзләреннән ярдәм һәм булышлык күрсәтә һәм мәҗбүри күчеп килүче кардәшләрне ризык һәм урын-җир белән тәэмин итә. Һиҗрәттән мөселманнар алырга тиешле тагын бер мөһим дәрес – ул сабырлык. Пәйгамбәр ﷺ юлында булган беренче буыннарны искиткеч түземлек, сынаулар һәм авырлыклар алдында чыдам булу аерып торган.

Аллаһы Тәгалә безгә Һиҗри буенча яңа 1447нче елда адашмыйча, күңелебездә Аллаһның илчесе ﷺ нәсыйхәтләрен истә тотып, Аның үрнәгендә хакыйкый юлдан барырга насыйп итсә иде, һәр йортка иминлек ирешсен, Раббыбыз изге гамәл-ниятләребездән разый булып, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә, шулай ук бар мөселман өммәтенә тынычлык һәм бәрәкәт бирсен.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы