Бүген, Мөхәррам аеның 3 нче көнендә (28 июнь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туенда булды. Аның белән бәйрәмдә шулай ук урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Ришат Хәмидуллин да катнашты. Диния нәзарәте җитәкчеләре бәйрәмгә Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чакыруы буенча килде.
Ватанны саклаучылар елына багышланган Гаилә бәйрәме Коммунаркадагы Динара рухи-мәгърифәтчелек һәм мәдәни-мәгариф үзәге территориясендә үтте. Сабантуйны Россия мөселманнары Дини җыены каршындагы «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, РФ Иҗтимагый палатасы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары җитәкчелеге, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләкләшлегендә оештырды.
Сабантуй чаралары 10:00 сәгатьтә РФ Иҗтимагый палатасының «Россиядә шәфкатьлелек: Ватанга хезмәттә бердәмлек» түгәрәк өстәле белән башланып китте. Анда махсус хәрби операция ветераннары, югары вазифадагы дини лидерлар, хәрби хезмәттәге дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар катнашты.
Аннары РФ Хөкүмәте, РФ Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Мәскәү, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкорт Корылтаеннан килгән дәрәҗәле кунаклары катнашында Сабантуйның ачылышы булды. Милли көрәш мәйданчыгында тамашачылар «Билбау көрәше» буенча татар-башкорт турнирының мавыктыргыч финал ярышларын карады. Тормышчан башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьерларны күрә алды. Кунаклар өчен шулай ук халык уеннары һәм милли һөнәрчелек эшләнмәләре ярминкәләре оештырылды. Татарстанны Сабантуйда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Минзәлә районы, ә Башкортостан Республикасын Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге тәкъдим итте.
Сабантуй кунакларына шулай ук "Хозур" нәшрияты басмаларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Теләгән һәркем ошаткан китапны сатып алды.